150 likes | 436 Views
АЛАБУГАМ – АК КАЛАМ. Алабугам Анам җире, кошлар иле Алабугам! Батыр ирләр, гүзәл кызлар синдә туган. Онытылмас булып калды күңелемдә Сагынырмын инде сине, Алабугам! Алабугам, Алабугам –Кама буе. Урманында, кырларында кошлар моңы. Гомер үтәр, агар сулар, калыр бары
E N D
АЛАБУГАМ – АК КАЛАМ Алабугам Анам җире, кошлар иле Алабугам! Батыр ирләр, гүзәл кызлар синдә туган. Онытылмас булып калды күңелемдә Сагынырмын инде сине, Алабугам! Алабугам, Алабугам –Кама буе. Урманында, кырларында кошлар моңы. Гомер үтәр, агар сулар, калыр бары Синең өчен багышланган сагыш җыры. Алабугам, синнән китсәм, күңел нишләр? Синдә калыр сөйгән ярым Һәм дус-ишләр. Онытылмас бергә булган айлы кичләр. Синең өчен миндә булган кайнар хисләр. Нәсих Әхмәдуллин
ШИШКИНМУЗЕЕ Бу йортта Иван улы Иван Шишкинның балачагы Һәм яшьлеге узган. Хәзер-ге вакытта монда мемориаль музей ачылган. Күргәзмәләр залында 14 рәсем бар. Шулар арасында иң беренче ясалган рәсем – «Жатва» бар. Ул 1850 елда ясалган.
АЛАБУГА УНИВЕРСИТЕТЫ Алабуга дәүләт педагогия университеты шәҺәрнең борынгы уку йортларының берсе Һәм горурлыгы булып тора.
ҖӘМИГЪ МӘЧЕТЕ Татарстан Республикасында иң биек мәчет Алабуга шәҺәрендә урнашкан
НАДЕЖДА АНДРЕЙ КЫЗЫ ДУРОВА Алабуга да бердән -бер кавалерист кыз – Надежда Дурова яшәгән. Ул 1812-1814 елларда М.Кутузовның ярдәмчесе була
МАРИНА ИВАН КЫЗЫ ЦВЕТАЕВА Танылган рус поэтессасы Марина Цветаева да Алабуга шәҺәрендә яшәгән Һәм иҗат иткән
АЛАБУГА КҮРЕНЕШЛӘРЕ Тау битендә җилләр нидер сөйли, Уйный төнлә кемнең шәүләсе? Дәверләрне бутап баскан мәллә Алыпларның көчле гәудәсе? Могҗизадай калган Ак мәчетнең Почмагында сагыш, моң-зарлар. Җил-давылга вакыт өләшсә дә, Онытылмаган сагыш-газаплар. Гөлзада Әхтәмова
АЛАБУГА КҮРЕНЕШЛӘРЕ Алабуга – син борынгы изге шәҺәр! Күп инде, күп синдә үткән хәвеф-хәтәр. Синең газиз туфрагыңа тамган яшьләр. Хәтерләргә безнең сеңеп мәңге яшәр. Кайгыларың язгы ләйсән яңгыр юа, Яшәрсең ничәнче кат, Алабуга?
АЛАБУГА КҮРЕНЕШЛӘРЕ Күпме тапкыр синең өскә яу чапканнар, Сугышлардан, кан-яшьләрдән тәм тапканнар? Кайсы килгән бары сине талар өчен, Ә кайберсе – туфрагыңда калыр өчен. Изге ташларыңа синең карлар ява. Истәлекләр кумелеп ята, Алабуга.
АЛАБУГА БИЗӘКЛӘРЕ Иске урам. Гаҗәп зәвык белән Һәрбер йорты аның салынган. Монда кирпич, әйтерсең лә, юри Бизәк ясар өчен алынган.