400 likes | 804 Views
Министерство образования и науки РТ Отдел образования Сабинского муниципального района Сабинский детский сад №4 «Кынгырау». Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" акция "Юный пешеход". Добро пожаловать в детский сад «Кынгырау»!. Девиз: Бер бала да авырмасын, Сау - сәламәт үссеннәр.
E N D
Министерство образования и науки РТОтдел образования Сабинского муниципального районаСабинский детский сад №4 «Кынгырау» Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" акция "Юный пешеход"
Добро пожаловать в детский сад «Кынгырау»! Девиз: Бер бала да авырмасын, Сау - сәламәт үссеннәр. Туган телдә матур итеп Шатлансыннар, көлсеннәр.
Юридический адрес: 422060, РТ, Сабинский район, п.г.т. Б.Сабы, ул. Г.Закирова, д.54.Телефон: 2-45-85Проектная мощность: 110Фактическая наполняемость : 160Функционируют: 6 возрастных групп: • Заведующая Исмагилова Ф.А. – педагог с высшим • образованием, I кв. категории, награждена • медалью «За заслуги в образовании» и грамотой РФ. • Педагогический состав ДОУ – 14 педагогов. Коллектив имеет высокий образовательный потенциал: • 6 педагогов имеют высшее образование, • 8 педагогов - среднее специальное, • 8 педагогов - первую квалификационную категорию, • 6 педагогов – вторую квалификационную категорию . В нашем детском саду работает лучший коллектив педагогов и хороший обслуживающий персонал, имеющий многолетний опыт общения с детьми всех возрастов. Наши основные критерии при отборе кадров – умение педагога уважительно относиться к ребёнку, с пониманием принимать проблемы детей, искреннее желание придти на помощь в трудную минуту не только ребёнку, а родителям и своим коллегам. Наши педагоги – это творческие, инициативные, ответственные, справедливые люди – для которых работа не только необходимость, но и удовольствие. Каждому специалисту детского сада дана возможность совершенствоваться в любой отрасли педагогического процесса, увеличивая свой творческий потенциал и мастерство. Этому способствуют проведение аттестации, семинары, консультации, участие в педагогических советах, методических объединениях, в различных конкурсах и творческих группах, изучение новинок методической литературы и периодических изданий.
МДОУ Сабинский детский сад №4 «Кынгырау»функционирует с 1990 года, как дошкольное образовательное учреждение - детский сад общеразвивающего вида второй категории, рассчитанное на 110 мест, количество воспитанников -160 детей. Муниципальное дошкольное образовательное учреждение Сабинский детский сад №4 «Кынгырау» работает на основании лицензии Министерства образования и науки РТ № 297671, серия А, от 10.06.2008г регистрационный № 96, срок действия с 10 июня 2008 по 10 июня 2011 Учредителем образовательного учреждения, в соответствии с Уставом, является Исполнительный комитет Сабинского муниципального района Республики Татарстан. • Ежегодно контингент воспитанников возрастает. Определяя основные цели развития дошкольного образовательного учреждения, заведующая, вместе с педагогическим коллективом, организует весь педагогический процесс, постоянно сверяет полученные результаты с запланированными. Это требует принятия оперативных решений по ситуации, т.е. по конкретным результатам. • Учитывая положения Конвенции ООН о правах ребенка, ориентируясь на государственные стандарты и «Программы воспитания и обучения в детском саду» под редакцией М. Васильевой, утвержденной Министерством просвещения РСФСР, программу развития ребенка-дошкольника "Радуга» под редакцией Т.Н. Дороновой, а также исходя из специфики работы ДОУ №4, педагогический коллектив основной целью своей работы видит формирование у детей положительного отношения к получению знаний, как главному условию личностного роста.
Социально-педагогическая деятельность детского сада направлена на то, чтобы помочь каждому ребенку выразить себя и обрести гармонию души. Ребенок развивается как личность в условиях активизации взаимосвязей детского сада не только с семьей, но и другими социальными институтами. У нас налажены творческие взаимоотношения с работниками ГИБДД. Мы провели единый День безопасности дорожного движения, в ходе которого организовали КВН между мальчиками подготовительной к школе группе и их папами и мюзикл «Счастливого пути». Со старшей группой показали мюзикл « В гостях у светофора» и получили в подарок от ГИБДД музыкальный центр . Дети средней группы показали театрализованную сказку « Болтливая утка». В каждой группе были проведены практические занятия с анализом проблемных ситуаций, в которые могут попасть дети на дороге. Для этого активно используется магнитная доска и макет поселка, имеющиеся в автоклассе. Для родителей периодически выпускаем стенгазеты, бюллетени, оформляем ширмы, папки-передвижки. Показываем детям анимационные слайды по теме: « Правила дорожного движения». На улице создана площадка дорожного движения, на которой в игровой форме обыгрываются различные ситуации но дорогах, дети обучаются правилам дорожного движения.
В нашем детском саду ежегодно проводится работа по предупреждению дорожно - транспортного травматизма среди детей и родителей. Мы работаем в тесном контакте с работниками ГИБДД. Коллектив является постоянным участником и победителем в конкурсе "Зеленый огонек". За победу в районном конкурсе «Зелёный огонёк», приуроченному к 75 -летию Сабинского района, главный Государственный инспектор безопасности дорожного движения РТ Минниханов Р.Н. вручил в подарок детскому саду «Автокласс». Воспитательница Гарипова Г.Р. награждена дипломом за лучшие разработки мероприятий, представленных в номинации «Творческий поиск, профессионализм и активная работа с родителями» , на республиканском смотре –конкурсе среди воспитателей и дошкольных образовательных учреждений по профилактике детского дорожно- транспортного травматизма «Зелёный огонёк» .
"Светофорда кунакта" - мюзикл. Төзеде: Iкв.категорияле тәрбиячеМуллахметова Т.К. Ал.бар: Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, бездә бүген зур бәйрәм. Бәйрәмебез бик күңелле һәм кызыклы булачак. Менә ишетәсезме, бәйрәмебез башлана. Кулына хат тоткан Светофор керә. Светофор: Йөгердем мин, ашыктым. Тукта, кайда эләктем соң мин? Бу бакчамы? Балалар: Әйе! Светофор: “Кыңгыраумы?” Балалар: Әйе. Светофор (хатны ачмакчы була, туктап кала): Ой, гафу итегез мин исәнләшмәдем, бугай. Исәнмесез! Мин – Светофор Күзкысучыев. Мин бик оста белгеч, юл йөрү кагыйдәләрен бик әйбәт беләм. Сезгә хат алып килдем. (ачып укый). “Балалар, юл йөрү кагыйдәләрен белүче белгечләр, безгә ярдәм итмәссез ме икән? Без-урман җәнлекләре- яңа өебезгә бара алмыйбыз, чөнки яңа өйгә барып җитәр өчен юл арекылы чыгарга кирәк, ә без юл кагыйдәләрен белмибез.” Ягез, ничек, ярдәм итәсезме? Тик башта сезнең белемегезне тикшереп карарга кирәк. Бу эшне сезгә тапшырырга ярыймы икән? 1 бала: Исәнмесез, безнең шаян дуслар! Урам тулы тәрле могҗизалар Көтеп тора безне һәр чатта... Уяу булсын бүген шаяннар да , Уяу булсын бүген наяннарда, Чөнки алда – “ Тукталыш”, Анда ниләр бар икән? Юл кагыйдәләрен белми торган Бала анда юк микән? Безнең команданың уе: Шуны ачыклап китү- Ялкауларны, саксызларны Бүген бик кызык итү. Ә хәзергә, якын дуслар Рәхим итеп тыңлагыз, Кызык хәлләр башланганчы Сезгә җырлап алабыз Җыр: “Светофор” Светофор: Булдырдыгыз, молодцы. Ә сезне тәртипле җәяүлеләр дип әйтеп буламы? 3 бала: Бакча белән өй арасы Ике чакрым барасы, - Әйдә җиттек, “ Тукталышка” , Тукта хәлдән тайганчы! Тукталыш, тукталыш, Әле дә бар тукталыш.
“ Тукталыш” булганга гына Бераз ял итеп алыш Ерак булса да бакчага Йәгерә- йәгерә барабыз, Тукталышка” җиткәч тагын Бер ял итеп алабыз. “ Светофор” командасы. Девиз: “ Як ягына карамый Ашыгырга ярамый!” Җыр: Светофор: Ярар, мин-Светофор Күзкысучыев ышанып сезгә -“Кыңгырау” бакчасы балаларына җәнлекләргә ярдәм итәргә рөхсәт итәм. Әкият иленә рәхим итегез. Җырлый-җырлый тычкан керә: Мин тычкан....... Тычкан иснәнеп, ашханәгә кереп ашый. , корсагын сыпырып: “Ой, күп ашадым. Селкенә дә алмыйм. Ничек йөгерим? Ничек юл аркылы чыгыйм?” Повар: Юл аркылы чыкканда, Кара син уңга-сулга. Күрсәң алдыңда машина, Ашыгып басма юлга. Тычкан юлны чыгып, өйгә керә, тәрәзәдән карый. Бака керә, бии: Мин бака-бакылдык, Ква-ква-ква Сикерәм таштан, суга, Ква-ква-ква Торам урам чатында Як-ягына каранып, Ничек кенә урамны Чыгыйм микән аркылы? Светофор: Тыңлагыз әле, хөрмәтле бака тукталышка күз салыгыз, кызыл ут яна, карагыз.(Зебра юлында балаларны күрсәтә, икенче якта светофор тора.) Бала: Юлда булсаң - өлгер бул, Юл кагыйдәсен нык бел , Светофорның һәрбер төсен , Юл билгеләрен бел. Бака: Тукталыш булгач, ник халык юлны чыкмыйча тора, нәрсә көтәсез инде. Мин көтмим, китим инде. Бала: Тукта, китмә, туктап тор. Янган чакта кызыл ут Җәяүлегә юл юк. Сары әйтә: әзерлән ,ди, Хәзер юл ачылачак. Яшел янгач курыкмыйча Юлны чыга аласың. Бака юлдан чыгып, өйгә керә. Барабанга сугып, куян чына. Светофор: туктата(свисток): Бу нинди хикмәт, тамаша! Юл кагыйдәсен бозып, Чыгып бара юл кисеп. Куян (куркып): Ой калтырыйм, ой куркам, (Җыр) Гафу итегез, зинһар, Мин бит белмим . Мин өйрәнәм. өйрәтегезче, балалар. Бала: юлда тыныч чыгу өчен Безнең киңәшне тыңла. Бу билгене күрми үтү Мөмкин түгел хич кенә. Җемелдәтеп өч күзен,
әйтер өчен өч сүзен. Кызыл әйтер: “туктап кал!” Сары әйтер: “Игътибар!” Яшел әйтер: “Юл ачык, карап алга гына чык!” Светофор: Мә, ал мылтык, бул сакчы. Кыю, батыр булсаңчы. Куян маршка атлап, өй кырыена барып баса. Күзлек кигән керпе керә (җырлый): Чыршы түгел, нарат түгел, Инәле булсам да мин, Мин бит дустыгыз-керпекәй Тикмәгә күзлек кимим, Бар нәрсәне мин уйлыйм., өйрәнәм. Фр-фр-фр. Соңа калмыйм мин беркайчан, Тукталышка мин киләм, Шунда таксига утырам. (“такси” артына тотына) Такси (җырлый): Бик тә кирәк транспорт мин. Тигез юлдан җилдерәм: Кем авылга, кем шәһәргә, Теләгән җиргә китерәм. Светофор: Керпедән үрнәк алыгыз, Билгеләрне өйрәнегез. Инспектор киеменнән бүре керә (җырлый):Кагыйдә белгән шофёрлар Миннән куркып тормыйлар. Бер рәткә тезеләләр, Киңәшемне тыңлыйлар, Ашыкмыйлар, юл бирәләр Җәяүлегә һәрвакыт. әгәр кагыйдә бозмасаң һәркемгә дә юл ачык. Машиналар чыга: (җырлыйлар)
Машиналар чыга: (җырлыйлар) Харап булмас өчен башлар Юлда йөри белегез- Светофорны күрегез! Яшел ут янганда гына Юл аркылы чыгыгыз, Шунда гына уңар сезнең Бара торган юлыгыз! Авылда яшәсәк тә , Бар нәрсәгә өйрәник , - Нигә кирәк болар безгә?! - Диеп, дуслар – сөйләнмик... Үсә - үсә һәр нәрсәне Без танырбыз, белербез. Бу чактагы кыенлыкны Искә алып көлербез. Шунда гына аңларбыз без Бар нәрсәнең кирәген,- Апабызның нигә шулай Дәресләрен биргәнен. Һәр минутның кадерен Белеп үсегез дуслар. Канатлар нык булсын безнең Чөнки без очар кошлар. Җыр башкарыла. Кызыл, сары утның Ник янганын беләбез. Авылда яшәсәк тә Кинолардан күрәбез (2) Светофорның утлары Бер сүнә дә, бер яна. Яшел утка машиналар Шып итеп туктап кала (2) Юлда тәртипкә чакыра Светофорның утлары. Әле кечкенә булсак та . Без дә аның буслары. (2) Аю чыга: Иң җитез, оста шофёр мин. Китегез, кит мин киләм. Пип-пип-пип! Светофор: Тукта, кая барасың? әллә кагыйдәләрен белмисеңме? Аю: Нәрсәгә миңа кагыйдә? Таралыгыз, мин киләм! (авария ясый) Нәрсә булды соң әле бу! Минем кагыйдә белмәуем Авария чыгарды. Инде хәзер кая барыйм, Ай- яй яй! Харап булдым, ялгыштым! Светофор: Дөрестән дә бу шәһәрдә Урам тулы маҗара. Ялт –йолт яналар утлар, Әйтерсең соры кортлар! Билгеләр:
“ Тукталыш” булганга – Тәртип урамда. Автобуслар килеп туктый, “ Тукталышта” торганда. Трамвай да, троллейбус та, Туктыйлар “ Тукталыш” та. Бераз ял итеп алалар, Туктыйлар “ Тукталыш” та. “ Тукталыш” тан ерак түгел Ашханә, медпункт та, “ Тукталыш” ка җиткәчтен, Ял ит син бераз, тукта? Күрәсеңме күпме кеше Синдә туктап калганнар. Синнән киткәч эшләренә, Барып җитә алганнар. Кайсын эшкә, кайсын ялга, Озата һәр “ Тукталыш”, Светофор сораулар бирә: Җәяүле юлның кайсы өлешеннән йөри? (тратуардан.) юл аркылы ничек чыгарга? (Светофорның яшел уты янгач). Нәрсә ул “зебра”? (җәяүлеләр юл аркылы чыксын өчен ясалган ак сызыклар). Светофор да, зебра да булмаса, юл аркылы ничек чыгарга? (башта сулга, аннан уңга карарап чыгарга). Йөгереп чыгарга ярыймы? Бүре: Юл чатында дуслаштым мин Горур светофор белән, Аның барлык сигналларын Хәзер инде мин беләм. Һәлакәтләр булмасын дип Телидер һәрбер йөрәк, Шуңа күрә дә йөргәндә Бик сак булырга кирәк. Җыр: “Юллар уңсын”.
Педагогик киңәшмә-эшлекле уен.Тема: “Балаларның куркынычсызлыгы безнең кулларда”.ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында.Төзеде: өлкән тәрбияче Халитова Флюзия Рафаиловна. • Көн тәртибе: • 1. Үткән пед. киңәшмә карарының үтәлеше турында өлкән тәрбияче чыгышы. • 2. “Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә инновацион алымнар” темасына доклад. Валимухаметова Л.Р. • 3. БДД ОГИБДД ның фонд җитәкчесе Гатауллин И.Х. Чыгышы. • 4.Тематик күзәтүләр буенча өлкән тәрбияче анализы. • 5.Эшлекле уен : “Юл әлифбасы”. • Уенның максаты: • Педагогларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белем дәрәҗәсен белү, уку елының төп бурычын үтәүдә әзерлекләре, методиканы белүләре турында мәгълүмат туплау. • Бирелгән сорауларны фикерләшергә һәм бер фикергә килү күнекмәсен үстерү. • ЮХИДИ хезмәткәрләре белән аралашу. • Уенның кагыйдәсе: • Башкаларны тыңлый белергә. • Сорауга бер фикергә килеп җавап табарга. • Уенда актив катнашырга. • Жюри бәясе белән килешергә. • Аралашу культурасы кагыйдәләрен үтәргә. • Регламентка сыешырга.
Жюрида бакча мөдире , ГАИ хезмәткәре, әти- әниләр комитетыннан 1 кеше була. • 1.КВН да 2 командага буленэсе. • Эзерлисе: • Командага капитан. • Девиз. • Җыр. • Ал.баручы. • Кемнэр шаян суз ярата, • Кем ярата көлергэ, • Шулар бүген җыелдылар • Уен- көлке күрергә. • КВН, КВН, • Бик күңелле бу уен! • Шулай итеп, • Күңеллеләр һәм тапкырлар • Тотыныр ярышырга • Һәр ике як бер-берсеннән • Теләмәс калышырга. • КВН, КВН • Башлана кызык уен! • Разминка. • Бер- берегезгә ягымлы сүзләр әйтегез. 1 команда 1 сүз әйтә, икенчесе 1 сүз. • 1 тукталыш. “Светофор янында” • Капитаннар шар эчендәге сорауларны алалар. • 1 шардагы сорау. • 1. “Тыючы” билгеләр алыгыз һәм ни белдергәнен аңлатыгыз. • 2. Пассажирлар өчен кагыйдәләрне санагыз. • 3. Проблемалы ситуация тудырыгыз һәм икенче команда чишсен. • 2 шардагы сорау. • 1.“Кисәтүче” билгеләрне аерып алыгыз һәм ни белдергәнен аңлатыгыз. • 2. Юл аркылы чыгу кагыйдәләрен санагыз. • 3. Проблемалы ситуация тудырыгыз һәм икенче команда чишсен.
2 тукталыш. “Әйләнәле хәрәкәт билгесе”. • Карточкалар алыгыз һәм андагы сорауларның дөрес җавабын билгеләгез. • 1 карточка. • 1. Программа буенча (рег. стандарт) кисәтүче билгеләр кайсы төркемдә өйрәтелә башлый? • Мәктәпкә әзерлек • зурлар • “Хәрәкәт уңга”, “Җәяүлеләр юлы” билгеләре кайсы төркемгә керә? • Күрсәтмә бирүче • Сервис • 2 карточка. • 1. Программа буенча тыючы билгеләр кайсы төркемдә өйрәтелә башлый? • Мәктәпкә әзерлек • Зурлар • 2.”Автобус тукталышы мәйданчыгы” һәм “Җәяүле өчен җир астыннан чыгу урыны” кайсы төркемгә керә? • Кисәтүче • Тыючы • Күрсәтүче һәм мәгълүмат бирүче. • 3 тукталыш. “ГАИ посты”. • Табышмакларга берсенә бер, икенчесенә икенче команда җавап бирә.
Ике аяклы үгез, маңгаенда куш мөгез. (Велосипед) Олы күзле кара айгыр кырык арба тартадыр . (Поезд) Тимер ат җир сөрә, ашарга сорамый . (Трактор) Җәен, кышын, яз, көзен Иртә, кчен, көндезен Ача – йома өч күзен Телсез әйтәдер сүзен Бик тиз аңлыйлар сүзен. (Светофор) Озын- озын йомгакның Очына чыккан кеше юк. (Юл) Ут кебек күккә атыла Кошкебек җиргә омтыла. (Ракета) 4 тукталыш: “Ял итү билгесе”. 2 командага да кроссвордлар бирелә. Алар чишкән арада музыкаль тәнәфес- музыка җитәкчесе Алсу Ринатовна җыр башкара. №1.
№1. • 1.Җәяүлеләр һәм транспорт чаралары хәрәкәтен яктылык сигналы белән көйләү чаралары. • 2.Юл билгесе. • 3. Транспорт төре. • 4. Башка хәрәкәттә катнашучыларга карата билгеле бер юнәлештә беренче чиратта хәрәкәт итү хокукы. • 5.Транспорт чаралары һәм җәяүлеләр хәрәкәтен көйләүче махсус билге. • 6.Җәяүле чыга торган урын. • 7. Юлның җәяүлеләр йөрү өчен билгеләнгән, машина юлы белән чиктәш яисә аннан газон белән аерылган өлеше. • №2.
№2 • 1. Транспорт чарасының хәрәкәтен аңлы рәвештә 5 мин. Кадәр, ә пассажир утыртырга яки төяргә кирәк булганда аннан да артыграк вакытка туктау. • 2. Транспорт төре. • 3. Юл билгесе. • 4. Аклы – каралы таяк. • 5. Транспорт төре. • 6. Әйберләрнең бер – берсенә карата яссылыкта һәм пронстранствода күчүе. • 7.Транспорт чарасында баручы һәм аның белән идарә итмәүче кеше. • 5 тукталыш. “Игътибар! Балалар!” билгесе. • Әгәр балалар Сезгә түбәндәге сорауларны бирсә, Сез ничек җавап бирәсез? • 1.Ни өчен төзү мәйданчыкларында, ремонт булган урыннарда уйнарга ярамый? • 2.Ни өчен озатып баручылар, балалар юлны аркылы чыккан урыннан ерак торалар? • 3.Автомобильдә пассажир өчен иң куркыныч урын кайда? • 4. Автобусны әйләнеп үтү ничек дөресрәк һәм ни өчен? • 5. Авариягә очраган машинадан ничек чыгарга? • 6. Транспорт кисәк туктаган очракта ни эшләргә? • Музыкаль тәнәфес.
6 тукталыш.”Ике яклы хәрәкәт” билгесе янында”. • Схема буенча 1 команда әкият, икенчесе хикәя төзергә. • 1.Кем (нэрсэ булган?) Нинди? • 2.Кая киткэн? • 3.Кемне очраткан? • 4.Анын белэн нэрсэ булган? • 5.Бу хэл нэрсэ белэн беткэн?
7 тукталыш. “Куркынычсызлык” • Куркынычсызлыксүзеннән кайсы команда күберәк сүзләр чыгара ала? • Музыкаль пауза. • 8 тукталыш. “Ашханә”. • Командалар һәм жюри “Кафе” да витаминлы чәй эчәләр. • Алып баручы. • Командалар ярышы • Калдыра безне хэйран. • Тик кадерле апалар, • Иртэгэ тугел бэйрэм. • Шуна курэ шушы жирдэ • Туктатабыз уенны. • Жюри эйтер: кемнэр алды • Ин беренче урынны. • Жюри уенга бэя бирэ, жинучелэргэ булэклэр тапшыра. • Алып баручы. • Хушыгыз, дуслар, хушыгыз, • Тэмамланды КВН. • Килэсе уенга, эйдэ, • Ныклап эзерлэн, жыен! • Карар: • 1. Балаларны юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәткәндә инновацион алымнар кулланырга. • 2. “Яшел ут2 конкурсларында һәм “Нәни җәяүле” акцияләрендә актив катнашырга. • 3. Эш тәҗрибәсен район тәрбиячеләренә таратырга.
Бер укучы малай мәктәпкә әзерләнә. Өстәлдә чәй, бутерброд. Әби белән бабай керә. Әби (җырлый): Ашадыңмы, үскәнем, Мәктәпкә барасыңмы? ләкин чыгып киткәнче, Тыңла әле бабаеңны! Бабай (җырлый): Телим сиңа, бәбкәем, Ашыкмыйча гына йор син. Бер алдыңа, биш артыңа Карарга онытма син. Тыз да быз гел йореп тора Олы юлда машина. Көннәр буе тынмый алар, Кайсы кая ашыга. Әби (сүз б-н): Сакланганы Ходай саклар, диләр. Саграк бул, балам, юлларда. Фаҗигалар булмас иде бер дә, Һәркем игътибарлы булганда. "Юллар уңсын" - мюзикл. Төзеде: I кв. категорияле тәрбияче Гарипова Г.Р. Бала (җырлый): Көн дә, көн дә бер үк сүзне тукып, Туйдырдыгыз мине, ардым мин. Бармыйм бүген мәктәпкә дә, Ял итәм мин, уйныйм мин.
Авария (керә, җырлый): Бик тиз генә урап кайтабыз, дип, Чыгып китәләр дә юлларга, Кайта алмый, һәләкәткә эләгеп, Ятып кала күпләр чатларда. Юллар,юллар... Озын һәм бормалы. Беркем белми кайда бетәсен. Шатлык белән чыгып киткәндә дә Хәвеф-хәтәр кайчан көтәсен. Әгәр теләмәсәң укырга син, Киттек минем белән, кил тизрәк. Бик күңелле һәм кызык та анда, Юл чатында, йөгерик тиз генә. (сүз б-н) : Нәрсәгә соң монда бу билгеләр? Тормасыннар әле, аударыйк! Өч күзле бу багана да артык, Иркенәеп калсын чатлар, алып ат! (юл билгеләрен, светофорны алып ата) Машиналар чыга. (такмаклар) Камаз: Йөк машинасы мин, матур, Исемем минем Камаз. Чаллыда ясыйлар мине, Миндәй машина бик аз! 01: Янгын ул – зур бәхетсезлек, Моны һәркем беләдер. Янгын чыкса, каушамыйча, Шалтыратыгыз, мин әзер! 02: Исәнлекне, иминлекне Уяу саклый ЮҺИДИ Юлда йөргән һәр кешене Сак булырга мин өндим!
03: Ерактан үк күренәм мин, Янып тора кызыл һач. Мин ашыгам, шалтыратыгыз, Кемнәр ярдәмгә мохтаҗ. 04: Берәр кайчан, көтмәгәндә, Өйдә газ исе чыкса, Шалтыратыгыз, мин килермен, Фаҗига булыр, юкса! Автобус: Бик тә кирәк транспорт мин. Тигез юлдан җилдерәм. Кем авылга, кем шәһәргә, Теләгән җиргә китерәм. Машиналар китәргә дип юл чатында җыелалар, икесе бәрелешә. Шатланып АВАРИЯ керә (җырлый): Булды бу, барып чыкты, Ирештем теләгемә! Нәкъ шушыны көткән идем, Юкка йөрмәдем менә! Менә күрдеңме син, дускаем, Нинди кызык, нинди тамаша! Юл чатында көпә-көндез Һәләкәт булып ята!
Милиционер керә (җырлый): Харап булдык! Кемнең эше бу? Кая монда билгеләр? Кем аударган? Кем җимергән? Һәләкәткә китергән? (Авариягә) Синең эштер әле бу! Җәза бирми ярамый. Алып китәрмен узем белән Бер нигә дә карамый. Ашыгыч ярдәм! Ашыгыч ярдәм! Зинһар, тизрәк килегез! Чатта бик зур авария, Ярдәм итә күрегез! Ашыгыч ярдәм керә (җырлый): Алло, Алло без монда! Һәрчак әзер торабыз. Бәлагә торучыларга Без ярдәм күрсәтәбез! Малай (борчылып җырлый): Нәрсә булды соң әле бу? Бер дә кызык булмады. Күз алдымда авария. Ай, куркыныч, еладым! Инде хәзер кая барыйм, Мәктәпкә соңга калдым. Өлкәннәр сүзен тыңламый, харап булдым, ялгыштым! Билгеләр керә (җырлыйлар): Чын күңелдән үкенсәң эшләгән эшләреңә, Без сиңа булышырбыз ничек юлда йөрергә. Билгеләрне өйрәтәбез, менә алар ниндиләр: Күрсәтүче, кисәтүче һәм тыючы билгеләр.
(сөйлиләр): Көзге кебек ялтырый юл, атларга да куркыта Бу билгене күргәч, шофер рулен ныграк тота. Син дә саграк бул, зинһар, авызын ачып йөрмә. Аяк тая, машина да, көпчәк астына кермә! Машинала кызу бара, ерк түгел күп ара. Тик аягың атлаганчы, игътибар белән кара: Юкмы менә бу билге – кызыл түгәрәк эчендә Тора кара җәяүле. Тик ул сызылган инде. Әгәр андый билге күрсәң, юлларга чыкма берүк. Светофорлы чатлар эзлә, ә монысын урап үт! Кызыл белән каелган ак өчпочмак эченлә Әй йөгерә ике бала мәктәпкә бар көчендә. Бу билгене, билгеле, шоферлар бик шәп белә. Аеруча сак булыгыз: юлда балалар килә. Әгәр яратмыйсың икән өйдә генә ятарга Җыенгансың икән кино я театрга. Бу билгене белү кирәк, аны белү мөхим бигрәк. Утырып булмый аннан башка трамвайга, автобуска. Тукталышларда ул билге әверелә чып-чын дуска. Ак-кара тасмалар буйлап җәяүле горур атлый. Чөнки белә: шушы билге гомерен уяу саклый. Әлеге билге гел кисәтә шоферларны бу хакта: Игътибарлы булыгыз, ди, җәяүле үткән чакта.
Мөгезеннән тотасың да, утырасың, китәсең. Кирәк җиргә бик тиз генә барасың да җитәсең. Велосипед – транспортның бик тә уңайлы төре. Педалеңне әйләндер дә, теләсә кайда йөре. Болау уйлап ялгышма, алай гына түгел ул. Зәңгәр түгәрәк эчендә ак велосипед торса, Шушы була синең юл. Зебра керә (җырлый): Ак-кара тасмалар диме? Мине сөйлиләр микән? Мине белмәүче балалар Бакчага йөри микән? Юктыр, юктыр, һич ышанмыйм, Мине һәр бала белә, Юл аркылы чыгу өчен минем яныма килә. Зебра бит мин, юлда булсам, Юлны чыгу ансат та. Юк, мин кыргый хайван түгел – Ак сызыклар асфальтта. Зебра шул мин, зебра шул мин. Мине һәр бала белә, Юл аркылы чыгу өчен минем яныма килә.
Бу билгене күрми үтү мөмкин түгел һич кенә. Кызыл, сары, яшел күзле ак өчпочмак ич менә. Җемелдәтер өч күзен, әйтер өчен сүзен. Кызыл әйтер: “Туктап кал!”, Сары әйтер: “Игътибар!”, Яшел әйтер: “Юл ачык, карап кына атлап чык!” “СВЕТОФОР җыры” (өч кыз кызыл, сары, яшел киемнән): Светофор ул – безнең өй, Өчебез дә бертуган, Дөрес юл йөргән балага бергә Йөзебез якты һаман. Иң кырысы мин – кызыл төс. Син һәрчак миңа кара: Алдыңда кызыл ут янса, Ашыгып алга барма! Юлдан тыныч чыгу өчен Минем киңәшне тыңла: Көт! Күрерсең сары янар Өч төснең уртасында. Артыннан үк мин – яшел төс, Янармын синең алда. Әйтермен: каршылыклар юк, Курыкмый алга атла.
Малай (җырлый): Безнең әти-әниләр бик борчылмасын өчен, • Машинада шофер абый тынычлап барсын өчен, • Юл йөрү кагыйдәләрен әйбәт белергә кирәк. • Белү генә аз әле, төгәл үтәргә кирәк. • Милиционер, әби, бабай керәләр. • Милиционер: Юл кагыйдәсен бозмаска өйрәнү кирәк яштән. • Юл кагыйдәсен бозмасаң, кайгыдан таммас яшьләр. • Күрәм, син дә үкенәсең бүгенге эшләреңә. • Синдәйгеләргә акыл бирү өлкәннәргә йөкләнә. • (Сораулар бирә): • Җәяүле юлның кайсы өлешеннән йөри? (тратуардан, әгәр тратуар булмаса, юл кырыеннан). • Юл аркылы ничек чыгарга? (Светофорның яшел уты янгач). • Нәрсә ул “зебра”? (җәяүлеләр юл аркылы чыксын өчен ясалган ак сызыклар). • Светофор да, зебра да булмаса, юл аркылы ничек чыгарга? (башта сулга карарга, юлның уриасына җиткәч, уңга карап чыгарга). • Йөгереп чыгарга ярыймы? (юк). • Әби (җырлый): Собханналла, күз тимәсен, • Безнең оныкмы соң бу? • Үзгәргәнсең, рәхмәт яусын. • Гел шулай инсафлы бул! • Бабай(җырлый): Авария дигән афәт • Төшеңә дә кермәсен! • Бала-чага юл кырыенда • Бер кайчан туп типмәсен. • Бөтен катнашучылар чыгып, ярымтүгәрәккә басалар. • Бала: Олы юлда бик күп алар • Мондый тамга-билгеләр. • Ерактан үк күренәләр, • гүя маяк, өлгеләр. • Аларның изге уйлары, • Аларның изге эше. • Безне белсен, онытмасын, • Хәләкәткә юлыкмасын, • Юлга чыккан һәр кеше. • ҖЫР: “ЮЛЛАР УҢСЫН”.
Зурлар төркемендә “Тыючы билгеләр” темасына план- конспект.Төзеде: өлкән тәрбияче Халитова Флюзия Рафаиловна. • Программа эчтәлеге: • Балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен киңәйтү, гомумиләштерү, системалаштыру; юл билгеләре, аларның җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләрне куркынычлар турында кисәтүләрен аңлауларына ирешү; тыючы билгеләрне өйрәтү, кисәтүче билгеләрне кабатлау. Юлда, юлны аркылы чыкканда, җәмәгать транспортында үзеңне дәрес тоту күнекмәләрен ныгыту. Логик фикерләрен үстерү, юллардагы төрле ситуацияләрне бәяләргә, дөрес җавап табарга өйрәтү. • Шөгыльгә кирәкле әсбаплар: • Дидактик уен, эмблемалар, маркер, машиналар, магнитофон, металлофон, костюмнар, автокласстагы әсбаплар, хат. • Барышы. • Балалар, бүген бакчага хат килде.Аны безгә ГАИ дан Сәйдәш абыегыз җибәргән. Хәзер аны ачып укып карыйм. Хатта болай язылган: • “Исәнмесез, балалар! Мин сезгә урамда очраган хәлләр турында язып җибәрәм, әсез аларга җаваплар әзерләгез, юл билгеләрен өйрәнүне дәвам итегез. Мин сезнең янга килгәч сөйләп бирерсез. Сәлам белән Сәйдәш абыегыз.
1.Беркөнне юлда бик тайгак иде. Марат уйнарга чыккан, ә тайгак икәнлеген оныткан. Кинәт, ерак түгел автобус килә. Ә Марат йөгереп юл аркылы чыгып китте дә, юл уртасында аягы китте һәм егылды. Шофёр моны күрде дә, тормазга басты, ә автобусның тайгак юлда тормазлары тыңламый, барыбер килә. Нәкъ Марат каршында туктады. Әз генә килсә дә, Маратны таптый иде. Мин дә, шофёр да Маратны ачуландык. Ни өчен? Юлда ничек йөрергә кирәк? • 2.Ә Наил юл кырыенда уйнап йөри икән, кинәт аның тубы кулыннан ычкынып киткән. Наил тиз генә туп артыннан йөгергән һәм юлга ук чыккан, ә аннан бер машина килгән. Наилнең аягы бәрелгән һәм сынган. Хәзер больницада ята. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, Наил нинди ялгышлар җибәргән? Ни өчен? • Магнитлы тактада ясалган ялгышларны 2 бала түгәрәккә әйләндереп алалар һәм нинди ялгышлар булуын аңлаталар. • Балалар, безгә Сәйдәш абыебыз килгәнче юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнеп бетәргә кирәк икән. • - Узган шөгыльдә без нинди юл билгеләрен өйрәнгән идек әле? (Кисәтүче) • - Кисәтүче билгеләргә кайсылары керә, нәрсәне аңлата? • Ә бүген бу шөгыльдә тыючы билгеләрне өйрәнербез. Тыючы билгеләр ярамаганны аңлата. (Стендта утларын яндырып күрсәтелә). Ул түгәрәкнең кырыена кызыл төс белән ясала. Кызыл төс - ут төсе. Ул куркыныч булганны аңлата һәм игътибарлы булырга куша. • Түгәрәрәкнең кырыена кызыл әйләнә , ә уртасы ак булса – монда транспортка керергә ярамаганны аңлата. Бу билге безнең бакчага килгәндә, тыкрыкка куелган, димәк транспорт белән бу тыкрыкка керергә ярамый. Әйләнәнең кырые кызыл, ә уртасындагы кеше кызыл белән сызлса, җәяүлегә бу юлдан йөрергә ярамаганны аңлата. Әйләнәнең кырые кызыл төс, ә уртада велосипед ясалган булса, бу урында велосипед белән йөрергә ярамый. (Аерым балалардан бу билгеләр турында сөйләтү, күрсәттерү). Физ.мунутка. Магнитофонда “Светофор” җыры кушыла. “Светофор” уены уйныйбыз. Кызыл ут янса – туктыйбыз, сарыда – бер –беребезгә бармак яныйбыз, яшелдә - биибез.
Табышмаклар да җибәргәннәр безгә ГАИ дан. Шуларны чишик әле. • Машинага да утырмаган, • Йөзми теплоходта да, • Йөри бары тик тротуардан • Я, әйдә, әйтеп кара. (Җәяүле) • Солы, печән сорамый ул, • Хич кенә дә армый ул. • Көне – төне җир сөрә, • Тырыш булганга күрә. (Трактор) • Кызыл хач әйтә безгә • - Юлда ярдәм бар сезгә. • Кирәк булса ярдәм сорап, • Элемтәгә керергә, • Телефон эзләп табарга • Шушы билге булыша. (Телефон) • Юлда туктап ял итәргә • Урын кирәк һәркемгә • Ә билгесе шушы була • Таныш булсын ул сезгә. (Ял итү урыны) • Юлда бик ачыксагыз • Сезгә ярдәмгә килер • Кайсы билге, кем әйтер? (Ашханә) • Ә хәзер автобуска утыргач үтәргә тиешле кагыйдәләрне искә төшерик. Автобуска утыргач сез кем дип аталасыз? (Пассажирлар) • Салонда кулың белән яхшылап тотын. • Буш урыннар булса утыр. • Тавышланма. • Чүпләмә. • Өлкәннәргә, авыру, бала күтәргән кешеләргә урын бир.
Тыныч кына сөйләш. • Сугышма. • Монда әле рәсемнәр дә җибәргәннәр. Сезгә рәсемнәр таратып чыгам, ә сез бу рәсемдәге кешеләрнең йөзләрен ясап бетерерсез һәм ни өчен шулай ясаганыгызны аңлатып бирерсез. • Балалардан рәсем буенча сорау. • Шөгыль ахырында кисәтүче һәм тыючы билгеләр буталган. Кызыл кыршауга –тыючы, зәңгәргә- кисәтүче билгеләрне аерып куегыз. • Анализ. Бүгенге шөгыльдә ниләргә өйрәндек? Нинди юл билгесе белән таныштык? Ниндиләрен искә төшердек? Сәйдәш абыегыз килешкә әзерме? Һ.б.
Могжизалар кыры Кемнәр шаян сүз ярата, Кем ярата көлергә, Шулар менә җыелдылар Могҗизалар кырына. Алып баручы:Һәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар! Әле генә без балалар белән юл йөрү кагыйдәләренә багышланган кичәдә һәмачык шөгыльдә очрашкан идек. Ә бүген әти-әниләрнең юл йөрү кагыйдәләрен ничек белүләрен күрәсебез килде. Бүгенге күңелле кичәдә ГАИ хезмәткәрләре дә катнаша. Рәхим итеп 1 турда катнашучыларны барабан янына чакырабыз. 1 турга сорау. Кулына каралы-аклы таяк тоткан һәм күкрәгендә билгесе булган милиция хезмәткәре 2 турга сорау.Машиналар бер яктан чыгалар һәм икенче якта күздән югалалар. Мондый хәрәкәт ничек атала? 3 турга сорау.Светофор да, регулировщик та булмаган юл чатлары ничек атала?
Финал.Билгелеберхәрәкәттәртибе, аныкертүчеякиюккачыгаручы, шулайүкторакпунктларһәмбашкаобъектларурнашуытурындахәбәритүчебилгеләр. Суперфинал.ТАССРдаГАИныңберенченачальнигыныңфамилиясе. Алып баручы:Әтиләрнең ярышы Калдыра безне хәйран. Тик кадерле кунаклар Иртәгә түгел бәйрәм. Шуңа күрә шушы җирдә Туктатабыз уенны. Хушыгыз, дуслар, хушыгыз, Тәмамланды бу уен. Киләсе уенга, әйдә, Ныклап әзерлән, җыен! Рәхмәт сезгә! Сау булыгыз! ГАИ хезмәткәрләрен ата-аналар комитеты котлавы. Балалар “Энҗе Калфак” театрын күрсәтә.